«Сәламәтлек» планетасында маҗаралар» танып белү-уен программасы (6+)

9 июньдә 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сәламәтлек» планетасында маҗаралар» дигән танып белү-уен программасы узды.
Мавыктыргыч һәм танып белү әкияти сәяхәтенә балаларны Патшабикә Чисталык чакырды. Күңелле бәйгеләр һәм викториналар ярдәмендә ул сәламәтлекнең нәрсә аңлатуы, сәламәт кешенең нинди булуы һәм кешегә сәламәт булуның ни өчен шулкадәр кирәк булуы турында искә төшерде. Рус халык әкиятләре герое Убырлы Карчык сәяхәткә комачау итмәкче булды. Ул балаларны үзенең табышмаклары, төрле биремнәре белән куркытырга ниятләде. Нәни укучылар аның барлык сынауларын җиңел генә җиңеп чыкты. Шуңа күрә Убырлы Карчык үзенең иптәш кызын – Шапшак Апаны чакырды. Шапшак килүгә балаларга үзенең дөрес булмаган зарарлы киңәшләрен бирә башлады. Әмма Патшабикә Чисталык балалар белән аны ничек чиста, пөхтә булырга, ничек дөрес итеп чәч тарарга, тешләрне чистартырга өйрәтте, бу эштә булыша алырлык китаплар белән таныштырдылар. Убырлы Карчык һәм аның иптәш кызы Шапшак апаның мәкерлекләренә карамастан, балалар «Сәламәтлек» планетасына барып җитә алды. Юлда вакытта алар сәламәтлекнең төп нигезләре белән танышты. 

1780995925710
1780995925717

Сәламәтлекне ныгыту һәм саклау өчен физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнарга бай файдалы ризыклар ашарга һәм, билгеле инде, чисталык һәм көн режимы кагыйдәләрен онытмаска кирәк икән. Күркәм сәламәтлек һәм яхшы кәеф бәйрәме электрон презентация һәм кызыклы танып белү мультфильмнары белән үрелеп барды. Балалар күңел күтәренкелеге һәм көч, шулай ук сәламәт тормыш рәвеше турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Балалар сәламәтлекнең кеше тормышында төп байлык булуына төшенде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: