«Китап белән ял итәбез» танып белү-уен программасы (6+)

Җәйге каникуллар көннәрендә кызыклы китаплардан башка булмый. 9 июльдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр өчен «Китап белән ял итәбез» дигән танып белү-уен программасы уздырды.

IMG_9142
PHOTO-2025-07-09-16-24-50
PHOTO-2025-07-09-16-24-51 (1)
PHOTO-2025-07-09-16-24-52
Чара барышында балалар матур рәсемле китаплар, журналлар белән танышты, шулай ук «Әкияти буталчык», «Гаҗәеп үзгәрешләр», «Китап  аукционы» бәйгеләрендә катнашты, ада китаптан алынган өзек буенча аның исемен һәм авторын белде. Табышмаклар чиштеләр,  «Җәй, китап, мин – дуслар!» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң күңелле уеннар саф һавада дәвам итте. Чара ишегалды мәйданчыгында  балалар журналлары һәм китаплар уку белән тәмамланды. Очрашу мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: