«Без барыбыз да космонавтлар»: танып белү-уен программасы (0+)
10 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Без барыбыз да космонавтлар» дигән танып белү-уен программасы үтте. Китапханәнең кече яшьтәге укучылары зур кызыксыну белән, үзенә канатлар ясап, күккә күтәрелгән Икар турында борынгы грек легендасын тыңлады. Галәмнең барлыкка килүе, йолдызларның төрләре, Кояш системасы планеталарының серләре белән таныштылар. Балалар кеше өчен космоска юл салган хайваннар – Лайка, Белка һәм Стрелка, Звёздочка һәм Чернушкаларның тормышы, һәм аларны космик очышка ничек әзерләүләре турында белде. Кызлар һәм малайлар беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы, аның балачагы, Җир планетасында 1 нче кешегә әйләнүе турында мәгълүматлар белән танышты. Очрашу барышында яшь китап сөючеләр космик табышмаклар чиште, «Артыгын тап» бәйгесендә, «Киттек!» космик күнегүләрендә катнашты. |