«Кэтсбург – песиләр шәһәре» танып белү-уен программасы (6+)

18 ноябрьдә 17 нче санлы китапханә «Кэтсбург – песиләр шәһәре» дигән танып белү-уен программасы  уздырды.
Балалар әлеге гадәти булмаган шәһәр урамнары буйлап үтте һәм бик күп кызыклы нәрсәләр белде. Тарихи урамы песиләрнең кешеләр янәшәсендә мең еллар яшәве турында серне ачты. Фәнни урамы яшь дусларны әлеге назлы җан ияләрен күзәтү ярдәмендә ясалган бөек ачышлар белән таныштырды. 

17ф. Кэтсбург1
17ф. Кэтсбург2
17ф. Кэтсбург4
17ф. Кэтсбург3

Әдәби урамында песиләр очрый торган танылган балалар әсәрләрен искә төшерделәр. Бу Э.Н. Успенскийның «Дядя Федор, пес и кот», В. Г. Сутеевның «Кто сказал «Мяу»?», С. Я Маршакның «Кошкин дом», Р. Киплингның «Кошка, которая гуляла сама по себе» һ.б. бик күп әсәрләр.
Балалар «Йомгак», «Песиле – тычканлы» хәрәкәтчән уеннарында актив катнашты. Ә сәяхәт азагында оригами техникасында «Минем сөйкемле песием» дигән мастер-класс үткәрелде. Балалар чарадан уңай тәэсирләр алды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: