«Экология һәм туклану» танып белү-уен программасы (12+)

22 октябрьдә 23 нче санлы китапханәдә «Экокалендарь» программасы буенча Сәламәт туклану көне кысаларында мәктәп укучылары өчен «Экология һәм туклану» дигән танып белү-уен программасы үткәрелде. 

гошвае
23ф. Познавательно – игровая программа «Экология и питание» (12 ) (3)
23ф. Познавательно – игровая программа «Экология и питание» (12 ) (5)
23ф. Познавательно – игровая программа «Экология и питание» (12 ) (6)
23ф. Познавательно – игровая программа «Экология и питание» (12 )
Кеше сәламәтлеге, экология һәм туклану бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнгән. Туклану экологиясе дигән төшенчә үз эченә төрле аспектларны ала. Беренче чиратта, туклану экологиясе безнең организмга зыян китермәслек ризыкларны сайлап алу дигәнне аңлата. 
Чарада слайд-презентация ярдәмендә китапханәче катнашучыларга дөрес экологик туклану, экология һәм туклану ризыкларының бәйләнеше турында сөйләде. Алга таба балалар «Нәрсә ул дөрес туклану?» дигән блиц-сораштыру үтте, «Әдәби аш бүлмәсе» викторинасы сорауларына җавап бирде; «Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр», «Сәламәтлек турында мәкальләр төзе» уеннарында катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: