«Экологик ассорти» танып белү-уен программасы (12+)

Ни өчен экология? Чараның максаты — балаларны табигатькә һәм экологиягә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтү. Программаның интерактив өлешендә мәктәп укучылар экология, табигатьне куллану мәсьәләләре буенча яхшы белемнәрен күрсәтте. Чараның гамәли өлешендә балалар өй шартларында ресурсларны (су, җылылык, электр уты) сакларга өйрәнде: телефон зарядкасы җайланмасының розеткада тору вакытын киметергә, бүлмәдән чыкканда утны сүндерергә, теш чистартканда крандагы суны туктатып торырга һ.б. булдылар. 

13 ф. 2026 Познавательно-игровая программа Экологическое ассорти 2
13 ф. март 2026 Познавательно-игровая программа Экологическое ассорти 1
13 ф. март Познавательно-игровая программа Экологическое ассорти 4
13 ф. Познавательно-игровая программа Экологическое ассорти 3

Китапханәче чүпне ничек дөрес аерырга икәнлеге турында сөйләде (пластик, батарейкалар, люминесцент лампалар һ.б.). 13 нче санлы китапханәдә язгы каникуллар вакытында 64 кеше чарага килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: