«Юл лабиринты» танып белү-уен программасы (6+)
20
Июнь 2024
Пәнҗешәмбе
20 июнь көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Юл лабиринты» дигән танып белү-уен программасы уздырды. Балалар светофор сигналларын, һәр җәяүле белергә тиешле юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен искә төшерде. «Светофорлар» һәм «Зебралар» командаларына бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр һәм белемнәрендә көч сынаштылар. ике команда да бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте! Чара азагында китапханәче яшь җәяүлеләргә юлларда игътибарлы булуларын һәм үз гомерләрен саклауларын теләде. |