«СССРның автолегендалары» танып белү-уен программасы (6+)

7 апрельдә Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре башлангыч сыйныфлар өчен «СССРның автолегендалары» дигән танып белү-уен программасы уздырды.
Аңлаешлы формада китапханәчеләр балаларны совет автосәнәгатенең заводлар төзелеше датасы һәм конвейерларны эшләтеп җибәрүдән башлап, беренче автомобильләр чыгарыла башлауга кадәр тарихы белән таныштырды. Югары дәрәҗәле уңайлылыктагы автомобильләр һәм киң даирә арасында яраткан машиналар, шулай ук авыр йөк автомобильләре, махсус техника һәм машина төзелешенең гигантлары – карьер үзбушаткычлары турында сөйләделәр. 

1автолегенды
2автолег
3автолегенд
4автолегенд
5автоленкек
6апвтолег

Балалар «Руль артында» күнегүләр минуты вакытында үзләрен чын машина йөртүчеләр итеп тойды. «Автомобиль сәнәгатендә һөнәрләр», «Автомобильдә артык әйбер», «Йөк нинди авырлыкта?» командалы уеннары уйнадылар.
Тамашачылар шулай ук журналлар күргәзмәсе белән кызыксынды. Балалар бик күп яңа мәгълүматлар һәм яхшы кәеф алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: