«Агачлар – безнең дусларыбыз» танып белү-экологик сәгате (6+)

Җирне саклау көненә 25 мартта китапханәче «Агачлар – безнең дусларыбыз» дигән танып белү-экологик сәгате уздырды. Китапханәче белән берлектә балалар урманның нинди булуы, ни өчен урманнарны планетаның «үпкәләре» дип атаулары, урманның кешегә нинди файда китерүе турында фикерләште, һәм кешеләргә урманны саклау өчен нишләргә кирәклеген искә төшерде, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлады. 
Урманнарның нинди төрләре булуы, агачлар төзелеше, агачларның куаклардан нәрсәсе белән аерылуын ачыкладылар. Урманда яшәүче кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләрне, шулай ук җиләкләр һәм гөмбәләрне санап чыктылар. Кыргый хайваннарның йорт хайваннарыннан аермасын эзләделәр. 

20230131_153923
20230131_155031

Урман корткычлары һәм кошлар белән җәнлекләрнең аларга каршы ничек көрәшүе турында сөйләштеләр. «Урман» табышмаклары чиштеләр, сүзле уеннар уйнадылар, сорауларга җавап бирделәр, тематик пазл рәсемнәр җыйдылар. 
Чара өчен танылган авторларның табигать турында китапларыннан мини-күргәзмә әзерләнгән иде. Алардан урман һәм анда яшәүчеләр турында аз билгеле булган фактларны белергә була. Очрашу азагында «Табигатькә дус бул» дигән танып белү мультфильмы карадылар.
Балалар күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүматлар алды, һәм тагын бер кат урманның табигатьнең бер өлеше булуына, су һәм һава кебек үк аннан башка да кешенең яши алмавына инанды. Урманнарны саклау – Җир экологиясенең иң төп кагыйдәләренең берсе һәм планетада тормышны саклауның нигезе. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: