«Тылсымлы Пушкин илендә» танып белү программасы (6+)

Кышкы каникуллар вакытында 3 гыйнвар көнне 15 нче санлы китапханә балалар өчен «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән танып белү программасы уздырды.
Чара башында балалар А.С. Пушкин һәм аның иҗатын искә төшерде. Алга таба алар тылсымлы әкият утраулары буйлап сәяхәткә кузгалды, анда аларны төрле-төрле маҗаралар һәм кызыклы биремнәр көтте. 

апитвт
IMG-20241212-WA0028
IMG-20241212-WA0034
IMG-20241212-WA0042
IMG-20241212-WA0044

«Черномор замогы»нда балалар ярдәмче сүзләр белән квест үтте һәм кроссворд чиште. «Пушкин үре»ндә малайлар һәм кызлар геройларның әйткән сүзләре буенча әкиятләрнең исемнәрен танып белде. «Лукоморье» утравында балалар видеовикторина чиште. «Буян» утравында алар үзләрен актерлар роленә куеп, А.С.Пушкин әкиятләре геройлары белән кыска гына театр тамашасы күрсәтте.

Чара азагында балалар утраулардан алган сүзләрдән шагыйрьнең гыйбарәләрен җыйды. Алар бар биремнәрне дә яхшы итеп башкарып чыкты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: