3 июнь көнне 15 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен А.С.Пушкин юбиленна багышланган «Тылсымлы Пушкин илендә» дигән танып белү программалары узды.
Чара башында балалар А.С. Пушкинның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерде. Алга таба алар тылсымлы әкият уртаулары буйлап сәяхәткә юл тотты, анда төрледән-төрле маҗаралар һәм кызыклы биремнәр көтеп торды. «Черномор замогы»нда балалар квест үтте һәм кроссворд чиште. «Пушкин биеклеге»ндә малайлар һәм кызлар геройларының әйткән сүзләре буенча әкиятләрнең исемнәрен атады. «Лукоморье» утравында балалар видеовикторина сорауларына җавап бирде. «Буян» утравында укучылар үзләрен актерлар итеп хис итте, алар А.С.Пушкин әкиятләре геройлары белән кыска гына театр сәхнәләштереп күрсәтте.
Чара азагында балалар утрауларда алган сүзләрдән шагыйрьнең әйткән сүзләрен җыйды. Катнашучылар барлык биремнәрне дә яхшы башкарып чыкты. Иң күп балл җыйган балалар «Әдәбият белгечләре» медальләре алды.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
Поделиться:
Главная » Чаралар » «Тылсымлы Пушкин илендә» танып белү программасы (6+)