«Космик юллар штурманнары» танып белү программасы (6+)

30 мартата язгы каникуллар вакытында 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Космик юллар штурманнары» дигән танып белү программасы чаралары уздырды.
Яшь катнашучыларны Йолдызлар санаучы каршы алды. Аның белән бергә балалар Кояш системасы буйлап виртуаль сәяхәткә юл тотты. Аларга «Космик укымышлы», «Алар чишмә башында торды» викториналары һәм «Ракета төзибез», «Космик картаны җый» уеннары ярдәм итте. Яшь укучылар ни өчен космоста тавышлар ишетелмәве, скафандрның нинди авырлыкта булуы, беренче космик ракетаны кем төзүе һәм кайсы планета иң суыгы икәнлеге турында белде. 

1штур
4штур
5штур
6штур
7штур

Малайлар һәм кызларга кунакка чит планетада яшәүче килде. Ул аларга «Космик тәлинкәдә очышлар» бәйгесе рәвешендә сынау оештырды. Сәяхәт «Космик тоташу» уены белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: