«Гаиләдә дуслык һәм дөнья гаиләләре турында» танып белү программасы (6+)
17 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсе Г.М.Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Гаиләдә дуслык һәм дөнья гаиләләре турында» дигән танып белү программасы уздырды. Кунаклар дөнья халыкларының гаилә гореф-гадәтләренә кереп чума һәм викторина, бәйгеләрдә катнаша алды. Кызлар һәм малайлар үз гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр булуы, буш вакытларын ничек уздырулары, әти-әниләренә өйдә ничек булышулары турында сөйләде. Балалар, сурәтләре буенча әкиятләрдәге гаиләләрне атап, интерактив викторина сорауларына актив җавап бирде, быел йөз яше тулган «Мурзилка» журналы битләрендәге биремнәрне башкарды. «Гаиләнең яхшы китаплары» күргәзмәсе акциядә катнашучыларны матур бизәлеше һәм күркәм эчтәлеге белән җәлеп итте. Теләге булганнар китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класста катнашты. |