«Китап белән дуслаш» танып белү программасы (6+)

28 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 15 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап белән дуслаш» дигән танып белү программасы уздырды.
Китапханәдә нәниләрне әкият персонажлары Китаплар Патшабикәсе һәм Убырлы Карчык ачык йөз белән каршы алды. Патшабикә яшь китап сөючеләргә китапханәнең нигә кирәк булуы турында сөйләде; китапханәдә үз-үзләрен тоту һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз йорты – китап киштәсендәге билгеле бер урыны булуын белде. Китап үз урынында булганда, укырга теләүче кеше аны җиңел һәм мөстәкыйль рәвештә табып ала ала. 

млммшлпшпшлпли
1711619335907
1711619335916
1711619335928
1711619335943

Әкият геройлары балаларга табышмаклар әйтте һәм алар белән «Китап нәрсә ярата», «Геройны таны», «Тылсымлы сүзләр» дигән танып белү уеннары үткәрде. Шуннан соң нәни кунакларга китапханәдә йөрергә, журналлар һәм китаплар карарга, алар белән танышырга мөмкинлек тудырылды. 
Программа азагында малайлар һәм кызлар өчен «Яраткан әкиятләр битләре буйлап» викторинасы уздырылды, алар халык һәм автор әкиятләре турында белемнәрен күрсәтә алды. 
Чара «Поведение в библиотеке» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: