«Мини-мани» финанс грамоталыгы буенча танып белү программасы (6+)

17 мартта шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Мини-мани» дигән финанс грамоталыгы буенча танып белү программасы уздырды.
Китапханәчеләр аңлаешлы итеп балаларны акча, валюта, товарлар, хезмәтләр, бәя, акчалата һәм акчасыз түләүләр, банк карталары һәм счетлары, бюджет кебек төшенчәләр белән таныштырды. Үткәннәргә – акчаның барлыкка килү тарихына кечкенә генә экскурсия кылдылар. «Пин-код» мультипликацион фильмын карадылар һәм алган белемнәрен ныгыту өчен викторина уйнадылар.  

1
2
3
4
5

Чара азагында балалар зур кызыксыну белән финанс грамоталыгы буенча китаплар, банкнотлар һәм совет чорындагы, Европаның Евросоюзга кергәнче булган милли билгеләре белән тиеннәрдән өстәл күргәзмәсе материалларын өйрәнде.  

Укучылар бик күп яңа мәгълүматлар туплады һәм яхшы кәеф алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: