«Тату халыклар гаиләсе» танып белү программасы (6+)

Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында 28 һәм 29 майда 15 нче санлы китапханә мәктәп яны лагере балалары өчен «Тату халыклар гаиләсе» дигән танып белү программалары уздырды.
Җәйге каникуллар вакытында балалар, Россия халыкларында кунакта булып, ялларын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрде. Алар китаплар, мультфильмнар, халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары иленә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты.
Балаларны татар милли киемендәге алып баручы каршы алды. Күңелле уеннар, бәйгеләр һәм викториналар аша ул татар, үзбәк, таҗик, башкорт, удмурт, чуаш һәм башка халыкларның мәдәниятләре нәрсәсе белән кызыклы булуын күрсәтте. Укучыларга барысыннан да бигрәк халык уеннары ошады: татар халкының «Буяучы һәм буяулар»; башкортларның «Күгәрченнәр» һәм мариларның «Шергашым шылтен»ы. Балалар шулай ук танылган Сабантуй, Нардуган, Май чабу, Нәүрүз, Питрау, Иван Купала һәм Карга боткасы бәйрәмнәрен искә төшерде һәм фикер алышты — һәм алар турында яңа мәгълүматлар алды. 

115 ф. Народов дружная семья Текст
215 ф. Народов дружная семья Текст
315 ф. Народов дружная семья Текст
415 ф. Народов дружная семья Текст
515 ф. Народов дружная семья Текст
615 ф. Народов дружная семья Текст

Китапханәгә кунакка милли киемнәрдә Алтай һәм Урал халыклары вәкилләре килде. Алар балаларга үз халкының гадәти булмаган бәйрәмнәре һәм йолалары турында сөйләде. Ә рус гүзәле Аленушка халык авыз иҗатын искә төшерергә тәкъдим итте, һәм балалар бик теләп «Шалкан» рус халык әкиятен сәхнәләштерде. Чара «Идел батырлары. Иван – батыр» дигән чуаш мультфильмын карау белән тәмамланды. Бу вакыйга балаларда онытылмас матур кичерешләр калдырды һәм илебез мәдәниятенең никадәр бай һәм күптөрле булуын тагын да яхшырак аңларга булышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: