«Җир йөзендә без генә түгел» танып белү программасы (6+)
18
Июнь 2024
Сишәмбе
18 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Җир йөзендә без генә түгел» дигән танып белү программасы үтте. Яшь укучылар серле китапханә берлеге утырышында булды, аның төп бурычы планетаның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләре иде. Берлекнең иң төп китабы – «Кызыл китап». Мультимедиалы презентация материаллары аша балалар аның барлыкка килү тарихы һәм кайбер юкка чыга баручы хайваннар төрләренең китапка кертелү сәбәпләре турында белде.
|