«Минем булачак һөнәрем» танып белү программасы (6+)

18 гыйнвар көнне Үзәк балалар модель китапханәсе хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Минем булачак һөнәрем» дигән танып белү программасы үткәрде. Чара яшүсмерләрдә кайсы да булса һөнәри эшчәнлек төренә сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. 

яяя
ачч
щггш8
огспо
щмлм

Балалар һөнәр төрләре һәм аларга таләпләр турында белде, һөнәр сайлауга тәэсир итүче факторлар белән танышты. Яшүсмерләр һөнәр сайлаганда килеп чыга торган төп хаталар буенча фикер алышуда катнашты һәм ничек итеп дөрес карар кабул итү турында үз күзаллауларын булдырырга тырышты. Танып белү программасы һөнәрләр турында кызыклы видеоязманы карау белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: