«Мыраулаучылар бенефисы» танып белү программасы (6+)

4 март көнне 10 нчы санлы китапханә укучыларны рәсми булмаган бәйрәм – Россиядә песиләр көненә багышланган чарага чакырды. 
Әлеге бәйрәмгә китапханә танып белү программасы әзерләде. Анда катнашучылар яраткан йорт хайваннары тормышыннан кызыклы фактларны, борынгы Русиядә әлеге хайваннарга нинди мөнәсәбәт булуы, аларның үз-үзләрен тотышы һәм тормыш рәвеше турында белде. 

10ф. Познавательная программа «Кис–кис бенефис». Разгадываем кроссворд
10ф. Познавательная программа «Кис–кис бенефис». Смортим мультфильм
10ф. Познавательная программа «Кис–кис бенефис»
10ф. Познавательная программа «Кис–кис бенефис». КВ

Чараның икенче өлешендә бик теләп «Котовасия» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Йомшаккайлар» бәйгесендә күңелле табышмаклар чиштеләр,  «Мәчеләр сессиясе» мини-квизында песиләр белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәрне, сынамышларны искә төшерделәр, «Песиләр гаиләсе» кроссвордын чиштеләр.
Очрашу азагында балалар Гав кушаматлы курку белмәс песи баласы турында яраткан мультфильмнарын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: