«Туган тел байлыгы нәрсәдә?» танып белү программасы (12+)

17 февральдә 6 нчы санлы китапханәдә 5 нчы сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел байлыгы нәрсәдә?» дигән танып белү программасы үткәрелде. Балалар туган телне саклау, үстерү һәм ярдәм итүнең әһәмияте турында фикер алышты, социаль видеоролик карады. Уен формасында фразеологизмнарны, мәкальләрне, әйтемнәрне белүләрен күрсәттеләр, этимологик табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр, сүзлекләрнең төрле төрләре белән таныштылар. 

IMG_20260217_121659_324
IMG_20260217_123810_561
IMG_20260217_125838_210
IMG_20260217_125902_592

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: