«Кырда үскән ак каен»: танып белү уены (12+)

28 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә, «Безнең тамырлар» программасы кысаларында, Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы уңаеннан, балалар өчен «Кырда үскән ак каен» дигән танып белү уены үтте.

Во поле …
23ф. Познавательная игра Во поле береза стояла
23ф.Познавательная игра Во поле береза стояла (4)
23ф.Познавательная игра Во поле береза стояла (2)
23ф.Познавательная игра Во поле береза стояла

Элекке заманнарда апрельдә рус халкы Берещенье – каен бәйрәмен билгеләп үткән. Чара барышында балалар бәйрәмне ничек каршылаулары турында белде, әлеге календарь-йола бәйрәменең гореф-гадәтләре, сынамышлары, ышанулары һәм килеп чыгуы турында легенда белән танышты. Балалар «Каен турында фән телендә» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, каен турында шигырьләр сөйләде, «Каен турында без нәрсә беләбез» интерактив уенында, «Инешкәй», «Качышлы», «Ут булып ян» уеннарында катнашты. Чара «Рус каены» электрон презентацияcе һәм җырлар белән үрелеп барды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: