«Яшь эшмәкәрләр турниры»: танып белү уены (12+)

30 март көнне язгы каникуллар кысаларында 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Яшь эшмәкәрләр турниры» дигән танып белү уены үткәрде.

15
IMG_20230324_113937
IMG_20230324_112837

Ике командага бүленеп, балалар икътисадый белемнәре буенча ярышты. Һәр дөрес җавап өчен алар берәр купюра алды.
Турнир «Әдәбиятта икътисад», «Урман хуҗалыгы», «Икътисадый энциклопедия» һәм «Музыкаль кафе» дигән дүрт раундтан торды. Яшүсмерләр үз зирәклекләрен, тапкырлыкларын һәм икътисад буенча белемнәрен күрсәтте. Һәрвакыттагыча, дуслык җиңде. Уен азагында укучылар «Мәктәп укучылары өчен икътисад» дигән видеоязманы карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: