«Йөзләгән юл арасыннан берсе минеке» Танып белү уены (12+)

14 мартта 23 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Йөзләгән юл арасыннан берсе минеке» исемле танып белү уены узды. Чара «Һөнәри гид» һөнәри ориентация буенча программа кысаларында үтте.

23ф. Познавательная игра Сто дорог – одна моя……….
23ф. Познавательная игра Сто дорог – одна моя…………
23ф. Познавательная игра Сто дорог – одна моя………………..
23ф. Познавательная игра Сто дорог – одна моя..

Китапханәче балаларга дөньяда күпме һөнәр барлыгы, аларның төрләре һәм бу һөнәрләргә ихтыяҗ булуы турында сөйләде. Танып белү уены барышында укучылар иң кыю, иң модада булган һөнәрләр турында сөйләште, иң кирәкле дип саналган һөнәрләрнең исемлеген төзеде, онытылган һөнәрләрне искә төшереп, аларга реклама ясады. Китапханәченең чыгышы «Һөнәрне таны» викторинасы, «Һөнәрнең исемен ата» уены, «Язмыш кулы» тренингы белән үрелеп барды. «Эшкә урнаш» рольле уенында «яшь белгечләр» сайлаган һөнәрләренә туры килүче үзләрендәге шәхси сыйфатларны һәм белемнәрен күрсәтә алды.

«Эшкә яраклылык» тестында катнашып, балалар алган белемнәрен тагын да ныгытты.

Чара азагында укучылар кәгазь кисәкләренә киләчәктә кайсы һөнәр иясе булырга теләүләре турында язды һәм аларны «тылсымлы тартма»га салды. Аларның хыяллары тормышка ашар, дип ышанып калабыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: