«Гасырлар аша безгә килеп җиткәннәр: Веди, Буки, Аз» танып белү уены (6+)

27 февраль көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез» программасы кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Гасырлар аша безгә килеп җиткәннәр: Веди, Буки, Аз» дигән танып белү уены үткәрде.
Укучылар янына кунакка шаян клоун Клёпа һәм зирәк Карандаш килде. Алар балалар өчен кызыклы бәйгеләр, тапкырлыкка биремнәр һәм катлаулы сораулар әзерләгән иде, шулай ук китапханәчеләр ясаган күңелле видеороликлар тәкъдим ителде. Балалар әлеге чарага бик җаваплы һәм җитди итеп әзерләнеп килгән, алар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, күңелле җырлар җырлады. Чараның кунаклары яшь китап сөючеләргә укучы таныклыгы, ә иң мөһиме, бүләккә яраткан китапларын тапшырды. Моннан да яхшырак йомгаклау өлеше була аламы соң? Бәйрәм балаларга да, укытучылар да, әти-әниләргә дә бик ошады.

новая фываек
поорл
укнрпфняп89
фкфкяаситхз
ыыпмыфва

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: