«Җилфердә, байрак!» танып белү уены (6+)

22 августта Марат Бибишев исемендәге театр паркында 8 нче санлы балалар китапханәсе «Җилфердә, байрак!» дигән танып белү уены уздырды.

(3)IMG_9519
(7)IMG_9643
(1)IMG_9615
(2)IMG_9585
(4)IMG_9591
(5)IMG_9620
(6)IMG_9634
Россия Федерациясенең Дәүләт байрагы көненә багышланган чара балалар өчен үз илләренең символлары һәм тарихы дөньясына чын сәяхәт булды. Алар байракның герб һәм гимн кебек үк дәүләтнең милли символы булуы; Россия байрагы төсләренең нәрсә аңлатуы турында мәгълүмат алды. Ак төс – вөҗданлык һәм чисталыкны, зәңгәр – тугрылык һәм гаделлекне, ә кызыл батырлык һәм көчне символлаштыра. Балалар табышмаклар чиште һәм мавыктыргыч викторинада катнашты, байракның тарихы турында сорауларга җавап бирде, төрле дәүләт байраклары арасында Россия байрагын эзләп тапты, сорауларга җавап бирде һәм рәсемнәрдә Россия символларын сайлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: