«Туган шәһәр буйлап сәяхәт» танып белү уены (6+)

4 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен 2026 елда узачак Чаллы шәһәренең 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Туган шәһәр буйлап сәяхәт» дигән танып белү уены уздырды. Барыбыз да үз өен, урамын, иң матур һәм күркәм, кечкенә тыкрыкларыннан алып үзәк урамнарына кадәр үз шәһәрен ярата. Киләчәктә язмыш безне кая гына ташласа да, без һәрвакыт үзебезнең кече ватаныбызны искә алачакбыз. 

3-092518
4-092903
7-101227
11-095728
13-105624
14-_101508
2-WA0038

Очрашу башында китапханәче балаларны чаллылы Д. Анисимовның «Необычное путешествие Рустама и Вани» дигән китабы белән таныштырды. Аннан соң кызлар һәм малайлар, командаларга бүленеп, «Минем калам» презентациясе белән үрелеп баручы уенны башлады. Аның барышында балалар төрле танып белү биремнәре башкарды: кисәкләргә бүлгәләнгән герб рәсемен җыйды, фото буенча шәһәрнең күренекле урынын таныды, шәһәр һәйкәлләренең пазлларын җыйды, кроссвордлар чиште һ.б. Аеруча нәниләргә татар милли киемендә «Тимербай» уенында һәм «Кем тизрәк йорт төзи ала?» командалы уенында катнашу ошады. Чара азагында балалар Яр Чаллы турында видеоролик карады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: