«Экологик сәяхәт» танып белү уен-сәяхәте (12+)

23 апрельдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Халыкара Җир көнен бәйрәм итүгә багышланган «Экологик сәяхәт» дигән танып белү уен-сәяхәтенә чакырды.
Чара башында китапханәче укучыларга бәйрәмнең тарихы һәм гореф-гадәтләре, аның символлары – эмблемасы, байрагы һәм әйләнә-тирә дөньяны саклау эшендә планета халкын берләштерүче дөнья чаңы турында сөйләде. Шулай ук балалар, социаль видеоролик карап, планетабызның экологик хәле турында белде.

10ф. Познавательная игра-путешествие «Экологическая кругосветка» . «Острове ЭКОумников»
10ф. Познавательная игра-путешествие «Экологическая кругосветка». Смотрим видеоролик
10ф. Познавательная игра-путешествие «Экологическая кругосветка»
Шуннан соң уенда катнашучылар күзаллаган «Көнчыгыш» һәм «Өмет» яхталарында танып белү сәяхәтенә кузгалды. Аларны «ЭКОакыллылар утравы»нда, «Дүрт аяклы дусларыбыз утравы»нда, «Табигый даруханә утравы»нда һәм  «Эзтабарлар утравы»нда тукталышлар көтте, анда алар тапкырлыкта ярышып һәм экологиянең төрле өлкәләреннән үз белемнәрен күрсәтеп кенә калмады, ә үзләре өчен яңа һәм кызыклы мәгълүматлар да ала алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: