«Шаян хәрефләр» танып белү уены (6+)
13 һәм 14 февральдә 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын ел саен февральдә бәйрәм ителүче Халыкара туган тел көненә багышланган чарага чакырды. Бу көн тел һәм мәдәният төрлелеген саклау, үстерү, күптелле белем бирүдә ярдәм итү максатыннан оештырылган. Аннан соң командаларга бүленеп, яшь белгечләр рус теле кагыйдәләрен искә төшерде. Чара барышында «шаян» хәрефләр биремнәрнең мәгънәсен бозып, качты, югалды, буталды, әмма балалар бирешмәде. Алар «Әлифбадан башлана бар фәннәр» бәйгесендә хәрефләр турында хәйләкәр табышмакларны чиштеләр, «Чылбыр» бәйгесендә өлешләрдән дөрес итеп мәкальләрне җыйдылар, «Хәреф адашкан», «Сүз эчендә сүз», «Күңелле фразеология», «Кара тартма» һ.б. уеннарны уйнадылар. |