«Китап сөючеләр утравы» танып белү уены (0+)

12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Китаплы яллар» проекты кысаларында танып белү уены үткәрде. Балалар, китап сөючеләр утравын эзләп, гадәти булмаган сәяхәткә юл тотты. Уен башында укучылар дөнья атласын өйрәнде, географик карталарны карады, планетаның кайсы почмагына барырга теләүләре турында сөйләде. 

прльо
книжные выходные
1733494053524
1733493935171

Шуннан соң малайлар һәм кызлар кәгазьдән кораблар һәм очкычлар ясады. Чөнки транспорт чарасыннан башка китап сөючеләр утравына барып җитү мөмкин түгел. Балалар гадәти булмаган урыннарда – Шигырьләр күлендә, Әкиятләр сараенда, Табышмаклар планетасында булды һәм сәяхәтне Китап сөючеләр утравында тәмамлады. Яшь укучылар китапларның зур хәзинә икәнлеге һәм алардан бик күп кызыклы әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр белән танышырга мөмкин булуы турында белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: