«Куркынычсызлык утравы»: танып белү уены (6+)
10 гыйнварда 15 нче санлы китапханә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Куркынычсызлык утравы» дигән танып белү уены үткәрде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре белән бергә «Минем йортым – минем кирмәнем», «Табигать ана», «Ут һәм су» станцияләре буйлап әкияти сәяхәткә юл тотып, балалар урамда, өйдә, ял вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. «Дүрт кирәкле машина» һәм «Безнең өчен әһәмиятле дүрт хезмәт» уеннары укучыларга иң мөһим телефон номерларын гына түгел, ә алар белән бәйле һөнәр ияләрен дә искә төшерергә ярдәм итте. |