«Йөз, койрык һәм дүрт аяк» танып белү уены (6+)

12 майда 12 нче санлы китапханә хезмәткәре гаҗәеп хайваннар дөньясына багышланган чара уздырды. Бу чын-чынлап ачышлар, көлү һәм дусларча аралашу белән тулы сәяхәт булды. 
Очрашу башында балалар кешеләрнең хайваннарга мәхәббәтләрен төрлечә белдерүләре, шул исәптән сәнгать ярдәмендә чагылдырулары турында белде. Укучылар зур кызыксыну белән дөньяның төрле почмакларында дүрт аяклы дусларыбыз хөйрмәтенә куелган иң гадәти булмаган һәм хәтта кызык һәйкәлләрнең фотосурәтләрен карады. 

1 12мая 12ф
2 12 мая 12ф
3 12 мая 12ф
5 12мая 12ф
6 12 мая 12ф

Теоретик өлештән соң иң күңелле уен башланды. Балалар азарт белән хайваннарның гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында хәйләкәр табышмакларны чиште. Викторина сораулары катнашучыларның ни дәрәҗәдә белемле һәм игътибарлы булуын күрсәтте: алар бик җиңеллек белән сирәк җәнлекләр һәм кошларны атады, аларның тормышыннан кызыклы фактларны искә төшерде.
Йорт хайваннарына багышланган өлеш аеруча җылы рухта узды. Балалар горурлык һәм наз белән үз йорт хайваннары – йомшак песиләре, тугры этләре, сөйләшә белүче попугайлары һәм хәтта җитез әрләннәре турында сөйләде. Һәркем аларны карау серләре һәм кызыклы истәлекләре белән уртаклашты, бу исә залда гаҗәеп рәхәт атмосфера тудырды. 
Чара барысына да табигатьне саклауның һәм үзебезнең дүрт аяклы дусларыбызга җаваплы булуның никадәр мөһим икәнен тагын бер кат искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: