«Яхшы һәм төрле һөнәрләр күп» танып белү уены (6+)

23 октябрьдә 10 нчы санлы китапханә «Укымышлы мәчедә кунакта» клубы кысаларында балаларны һөнәрләр турында танып белү уенына чакырды.

профессии
10ф. Познавательная игра «Много профессий хороших и разных». Конкурс «Загадочная профессия»
10ф. Познавательная игра «Много профессий хороших и разных». Конкурс «Кто потерял свой инструмент»
10ф. Познавательная игра «Много профессий хороших и разных». Конкурс «Профессионал»
10ф. Познавательная игра «Много профессий хороших и разных». Смортим мультфильм
10ф. Познавательная игра «Много профессий хороших и разных»

Һөнәр – кеше үзенең гомерен багышлый торган хезмәт. Шунлыктан аны дөрес сайлау мөһим.
Чара башында китапханәче мәктәп укучыларын төрле һөнәрләр белән таныштырды, һөнәр сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде: күңелеңә хуш килгән эшне тапсаң, ул үзеңә дә, башка кешеләргә дә шатлык китерер. 
Шуннан соң чарада катнашучылар «һөнәри» викториналар һәм табышмакларны чиште; «Профессионал», «Серле һөнәр», «Кем үзенең эш коралын югалткан» һ.б. төрле бәйгеләрдә катнашты.
Чара азагында балалар «Маша и медведь» сериясеннән «Кем быть?» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: