«Һөнәрләр дөньясы» танып белү уены (12+)
1
Февраль 2024
Пәнҗешәмбе
31 гыйнвар көнне, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре уртанчы сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләр дөньясы» дигән танып белү уены үткәрде. Һөнәр сайлау – һәр яшүсмер алдында торган җиңел булмаган, әмма бик мөһим мәсьәлә. Чарада актив катнашып, укучылар ничек итеп үзеңә кирәкле һәм туры килә торган һөнәрне дөрес сайларга икәнен белде. Белемнәре һәм зирәклекләре балаларга төрле бәйге һәм биремнәрне үтәргә ярдәм итте. Алар шулай ук киләчәктә кайсы да булса һөнәргә туры килерлек сәләтләрен күрсәтте, һөнәрләр турында кызыклы фактларны искә төшерде һәм бик күп файдалы мәгълүмат алды. |