«Космос киңлекләренә таба алга!» танып белү уены (12+)

11 апрель көнне Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен Авиация һәм космонавтика көненә багышланган «Космос киңлекләренә таба алга!» дигән танып белү уены уздырды. 

авппап
К космическим далям вперед 2
К космическим далям вперед 3
К космическим далям вперед 4
К космическим далям вперед 1

Чарада катнашучылар борынгы һәм хәзерге заман обсерваторияләре белән танышты, гади һәм тикшеренүләр уздыра торган иң көчле телескопларның эше турында биремнәр башкарды, космик станция җайланмасы һәм космонавтларның эше турында логик биремнәр үтәде. Танып белү уены космосны өйрәнү тарихына гына кагылып калмады, ә балаларга фантазияләрен эшкә җигеп, үз планеталарын ясарга мөмкинлек бирде. Биремнәр рәвешендәге «космик станция»ләрне узып, укучылар планетада яшәүчеләрне һәм аларның тормыш рәвешен сайлый, һәм шулай ук уникаль кагыйдәләр һәм законнар булдыра алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: