«Гаҗәеп буяулар, яраткан әкиятләр»: танып белү уен-фантазиясе (0+)

20 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне рәссам  һәм әкиятче Владимир Георгиевич Сутеевның 120 еллык юбилеена багышланган «Гаҗәеп буяулар, яраткан әкиятләр» дигән чарага чакырды. 

10 филиал
10ф. «Чудесные краски, любимые сказки»
10ф. Вот она наша обложка!
10ф. Все мы художники!
10ф. Любимые книги Сутеева

Китапханәче балаларны язучының биографиясе белән таныштырды, аның озын гомер юлында рәссам, рәссам-иллюстратор һәм рәссам-мультипликатор һөнәрләрен үзләштерүе турында сөйләде. Шулай ук балалар Сутеевның гадәти булмаган сәләте турында белде: ул бер үк вакытта бер кулы белән яза, ә икенчесе белән рәсем ясый алган. 
Владимир Георгиевичның хайваннар турында әкиятләре һәм мультфильмнары бик күп. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде һәм язучының китапларыннан кошлар һәм җәнлекләр турындагы табышмакларны чиште. 
«Гөмбә астында» әкиятен тыңлап, яшь китап сөючеләр теләсә кайсы шартларда да бер-береңә ярдәм итәргә, ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булырга кирәклеген аңлады. Шулай ук алар аппликация формасында бу әкияткә тышлык ясап, рәссам-иллюстратор ролендә үзләрен сынап карый алды. 
«Әтәч һәм буяулар» әкияте катнашучыларны иҗат эшенә илһамландырды. Анда балалар бик теләп фантазияләрен эшкә җикте, һәм үзләрен рәссамнар итеп хис итеп буяулар ярдәмендә үз әтәчләрен буяды. 
Чара азагында балалар язучының китаплары белән танышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: