«Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор» исемле танып белү уены (0+)

4 июль көнне Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылучы гамәлләр унъеллыгы кысаларында 15 нче санлы китапханә «Я сам» Балалар үсеш үзәгенә йөрүчеләр өчен «Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор» исемле танып белү уены уздырды.

20190704_101956
20190704_102640
20190704_103931

Балаларны Сергей Михалков әсәрендәге әдәби герой полицейский формасына киенгән Степа абый каршы алды. Катнашучылар аның табышмакларына җавап бирде. Ул аларны юл йөрү кагыйдәләре буенча китаплар белән таныштырды, өйгә алып кайтып укырга да тәкъдим итте. «Юл билгеләре» викторинасы сорауларына җавап биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтте. Ә «Пассажирны илтеп куй» хәрәкәтчән уены кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде, уенга ямь өстәде.  Ике командага бүленеп, балалар кагыйдәләрне бозмыйча гына пассажирны бер тукталыштан икенчесенә илтеп кую буенча тизлектә ярышты. «Светофор» танып белү уенында мәктәп яшендәгеләр һава шарлары ярдәмендә светофор төсләрен белде һәм аларны дөрес тәртиптә урнаштырды. «Әкияттән транспорт» бәйгесе балаларга үзләре укыган әсәрләрне искә төшерергә булышу белән бергә төрле транспорт төрләрен исләрендә калдырырга да булышты. Чара барышында балалар «Озорная семейка. Правила движения», «Смешарики. Азбука безопасности» мультфильмнарын карады һәм «Светофор» җырын тыңлады. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлап, балалар әлеге кагыйдәләрне белү барыбызга да мөһим икәнлегенә һәм җәяүле буларак үзеңне ышанычлы тотар өчен, төрле юл һәлакәтләре килеп чыкмасын һәм тормышны саклап калу өчен һәрвакыт аларны тайпылмыйча үтәргә кирәклегенә тагын бер кат инанды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: