«Җәнлекләр һәм кошлар тормышыннан сөйләкләр һәм әкиятләр»: танып белү уены (6+)

15 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Җәнлекләр һәм кошлар тормышыннан сөйләкләр һәм әкиятләр» дигән танып белү уены узды.

звери
1
2
3
4

Чара «Яшел дөнья тормышыннан» китап күргәзмәсе белән танышудан башланды, анда язучы-натуралистларның фәнни-популяр китаплары, журналлары һәм матур әдәбият әсәрләре тәкъдим ителде. Балалар дүрт аяклы дусларыбыз тормышыннан күп кенә кызыклы һәм танып белү фактларын белде: җир йөзендә кайсы хайван иң җитезе, аккошның ничә каурые бар, кайсы бөҗәкләр төнлә йокламый һ.б. Чара кунаклары өчен «Җәнлекне таны», «Урман табышмаклары», «Бармы, әллә юкмы», «Кош легендалары», «Сакла» дигән биш турдан торган танып белү уены үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: