«Табигатькә дус бул» танып белү уены (0+)

3 февральдә Үзәк балалар модель китапханәсе табигатькә һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган «Табигатькә дус бул» дигән танып белү уены уздырды. 

IMG_20250129_123427_380
IMG20250117123314
IMG20250117133114
IMG20250117133959
IMG20250117124106
Балаларны Урман Феясы һәм Сазлык Бичурасы каршы алды һәм кояшлы урман аланына озатып куйды. Яшь укучылар «Иң-иң» һәм «Сазлык» викторинасы сорауларына җавап биреп, хайваннар турында кызыклы фактларны белде. Экологик биремнәр чиштеләр һәм чүпне аеру проблемасы буенча фикер алыштылар. «Ике кыңгырау» дигән игътибарлылыкка һәм тизлеккә уены уйнадылар. 
Вакыт күңелле һәм файдалы итеп үтте!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: