«Мин яратам сине, планета!» танып белү эко-уены (6+)

Безнең уртак йортыбыз — Җир шары. Планетабыз колач җитмәслек зур. Үзенең чиксез киңлекләре, биек таулары, зәңгәр-зәңгәр диңгезләре белән никадәр гүзәл һәм искитмәле ул. Үз туган табигатен яраткан кеше генә бөтен дөньяны ярата ала. 

пижло
IMG-20241017-WA0000
IMG-20241017-WA0003
IMG-20241017-WA0005
IMG-20241017-WA0006
Чара барышында балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: кешенең әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен ачыклау темасына әңгәмә корды, юкка чыга баручы хайваннар, кеше тормышында урманның роле турында видеороликлар карады. Шулай ук катнашучылар урман табышмакларын чиште, экологик викторина сорауларына җавап бирде һәм танылган язучылар – натуралистларның табигать турында әсәрләрен искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: