«Чаллы һәйкәлләре» танып белү әңгәмәсе (0+)
17
Апрель 2024
Чәршәмбе
17 апрель көнне китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен чара уздырды. Балалар анда һәр һәйкәлнең шәһәребез тарихының бер өлеше булуын белде, «КамАЗ төзүчеләренә дан», «Ватан сугышчыларына», «Ватан-Ана» кебек һәйкәлләр белән танышты. Безнең шәһәрдә шулай ук Р. Беляев, Е. Батенчук, С. Титов, В. Высоцкий, М. Җәлил, Г. Тукай һ.б. күренекле шәхесләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләр дә бар. Балаларга фотолар буенча шәһәрнең тарихи урыннарын танырга тәкъдим ителде. Чара мавыктыргыч һәм мәгълүматка бай булды, ул балаларга үз шәһәрләре тарихын яхшырак аңларга һәм яратырга, аның һәйкәлләрен хөрмәт итәргә һәм киләчәк буыннар өчен тарихи мирасны сакларга ярдәм итәр. |