«Леонардо Да Винчи. Даһиның серләре»: танып белү әңгәмәсе (12+)

5 гыйнвар көнне 6 нчы санлы китапханәдә «Леонардо Да Винчи. Даһиның серләре» дигән танып белү әңгәмәсе узды.

Балалар Бөек Яңарыш чорында яшәп иҗат иткән иң күренекле сәнгать вәкилләренең берсе – Леонардо Да Винчиның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, аның исеме белән «универсаль кеше» турында күзаллау тыгыз бәйләнгән.  
Тормыш юлы битләре итальян даһиеның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы фактларны сөйләде, ул Италиянең бөек рәссамы һәм сынчысы гына түгел, ә шулай ук танылган галим, тикшеренүче, инженер, химик, анатом, ботаник, фәлсәфәче, музыкант һәм шагыйрь. Аның иҗат әсәрләре, ачышлары һәм алып барган тикшеренүләре вакытны күп гасырларга атлап узды. 
Яшьләр Да Винчиның «Джоконда» «Мадонна Литта, «Мадонна Бенуа», «Тайная вечеря» һ.б. гаҗәеп рәсемнәре саклана торган дөньяның танылган музейлары буйлап виртуаль сәяхәт кылды. 
Балалар алган белемнәрен онлайн-викторина ярдәмендә ныгытты. 

Поделиться: