«Компьютер уеннары: әйе һәм юк»: танып белү әңгәмәсе (12+)

Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Компьютер уеннары: әйе һәм юк» дигән танып белү әңгәмәсе уздырды.

цгб
photo_5284980176129738762_y
photo_5284980176129738767_y

Балалар компьютер уеннарының кеше сәламәтлегенә уңай һәм тискәре тәэсире турында белде, шулай ук күп кенә яңа мәгълүматлар һәм кызыклы фактлар алды. Яшьләр белән түбәндәге сораулар буенча фикер алыштылар: Сез уеннарга карата нинди мөнәсәбәттә? Нинди уеннарны беләсез? Безнең җәмгыятьтә компьютер технологияләренең әһәмияте һәм компьютер уеннарының кеше тормышына ничек тәэсир итүе турында мәгълүмат белән таныштылар. 
«Сездә компьютер уеннарына бәйлелек бармы?» дигән тест уздырдылар.
Чара азагында укучылар интернет-бәйлелеккә каршы социаль ролик карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: