«Кече яшьтән әдәплелек кагыйдәләре» танып белү әңгәмәсе (0+)

Тормышта беркайчан да модадан чыкмый торган нәрсәләр бар һәм шуларның берсе – әдәплелек. 28 октябрьдә 16 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Кече яшьтән әдәплелек кагыйдәләре» дигән мавыктыргыч чара уздырды. Әдәплелек – ул тәрбиялелек, җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү. Яхшы тәрбия алган кешеләр көн саен, сәгать саен, һәр җирдә әдәплелек кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

фото-5
группа
фото-2
за чаем
этикет с малых лет
фото-4

Чара барышәында балаларга танып белү формасында үз-үзеңне әдәпле тотуның төп кагыйдәләре: иҗтимагый урыннарда, балалар бакчасында, көнкүреш тормышта үзеңне ничек тотарга, тәрбияле һәм әдәпле кеше булуның нәрсә аңлатуы турында сөйләде. Китапханәче нәни кунакларны «Әдәплелек төрләре» презентациясе белән таныштырды, ашханәдә әдәплелеккә аерым басым ясады. Шулай ук алар «Әдәплелек дәресләре» дигән белем бирүче мультфильм карау барышында геройлар өчен әдәпле сүзләрне дөрес сайларга өйрәнде. Алга таба балалар гамәли бирем башкарды, аның барышында иртәнге һәм төшке ашка өстәл әзерләделәр һәм өстәл артында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген күрсәттеләр. Кызлар һәм малайлар уңай тәэсирләр, яхшы кәеф алды һәм үзара әдәпле итеп аралашырга өйрәнде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: