Цифрлы балачак куркынычсызлыгы (6+)

Ел саен февраль башында Куркынычсыз интернет атналыгы үткәрелә. Әлеге акция кысаларында шәһәр үзәк китапханәсе балалар өчен «Интернет куркынычсызлыгы турында мин нәрсә беләм» исеме астында викторина элементлары кергән танып белү әңгәмәсе  уздырды.

Шаблон для фотографий
image-08-02-23-03-10-2
image-08-02-23-03-10-1
image-08-02-23-03-10

Балалар мәгълүмат ресурслары дөньясына сәяхәт кылды һәм Интернет челтәрендә үз-үзеңне дөрес тоту буенча белемнәр алды; челтәрдә хокук бозулардан саклану ысуллары, веб-битләрне караганда куркыныч һәм зарарлы мәгълүматларны ничек читләтеп узарга мөмкинлеге турында белде. Социаль челтәрләрдә виртуаль дусларны үпкәләтмичә, дус-тату аралашырга (челтәр этикеты) өйрәнде.

Шулай ук яшь китап сөючеләр китапханәдә кулланылучы цифрлы технологияләр белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: