Җиңүчеләрне котлыйбыз! (18+)

24 майда Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУнең методик һәм инновацион эш бүлеге тарафыннан оештырылган «Шәһәремнең этник гореф-гадәтләре» дигән һөнәри китапханә бәйгесенә йомгак ясалды. 
Бәйгегә рус һәм татар телләрендә 21 эш кабул ителде. 
Катнашучылар бәйгегә Чаллы каласында яшәүче төрле халыкларның этник гореф-гадәтләрен чагылдыручы иҗади эшләрен – электрон ресурсларын (электрон презентацияләр, виртуаль күргәзмәләр, видеоязмалар, китапнамәләр) тәкъдим итте. Иң яхшы эшләр «ҮКС» МБУнең библиотека-челны.рф сайтында урнаштырылачак. 

Жюри, һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләп, бәйгегә нәтиҗәләр ясады:

«Халыклар дуслыгында – Россиянең бердәмлеге!» номинациясендә бүләкләнүчеләр:
I урын — «Дружба народов — сила страны!» интерактив викторинасы» эше өчен 11 нче санлы китапханәнең бүлек мөдире Князева Е.В.;
II урын — «Есть такой народ — кряшены» мультимедиалы презентациясе» эше өчен 16 нчы санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчеләре Мадюкова Н. В., Хөснетдинова А. В.;
II урын — «Кладезь национальных культур» эше өчен шәһәр Үзәк китапханәсе коллективы Гыйльметдинова Н. Б., Гарифҗанова Л. Р., Амосова Л. К., Әмирова Н. В. ;
III урын — «Литературный образ Масленицы «Гуляй, Масленица!» эше өчен 10 нчы санлы китапханәнең бүлек мөдире Чекурина Н. Н.;
III урын — «Виртуальный Путеводитель. Корея от А до Я» эше өчен 14 нче санлы китапханә китапханәчесе Ирусланова Р. А.

«Милли әлифбалар» номинациясендә бүләкләнүчеләр:
I урын – «Давай сыграем в азбуку!» мультимедиалы презентациясе» эше өчен 15 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Заболотная С. Л.;
II урын – «История создания татарской азбуки» мультимедиалы презентациясе» эше өчен 24 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Дускаева А. А.

«Халык акылы хәзинәләре» номинациясендә:
I урынны «Колыбель — душа народа» эше өчен 8 нче санлы китапханәнең бүлек мөдире Хәертдинова Л.Д. һәм әйдәп баручы китапханәче Асанова Н.С. алды.

«Һәркемнең үз туган теле кадерле» номинациясендә:
I урын — «Родной язык, родное слово — народу нашему основа!» эше өчен 5 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Романова С. А.;

Учреждение сайтында «Чаллы – халыклар бердәмлеге!» битен булдырган өчен автоматлаштыру бүлеге коллективы бәйгенең Махсус дипломына лаек булды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәбез!
Сезгә киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

 

Поделиться: