Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Быелгы декабрь Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында әһәмиятле һөнәри җиңүләргә бай булды.

8
8ф
салихова
e97280d1-ad13-4ba9-ab34-dea9f3793a28

2 декабрь көнне «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсендә «Ел балалар китапханәсе – 2022» республика һөнәри бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды, анда 8 нче санлы китапханә коллективы I урын алды. 

5 декабрьдә «Код доступа» китапханә форумы кысаларында Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә муниципаль китапханәләр арасында оештырылган «Уңыш» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Автоматлаштыру бүлеге мөдире Салихова Р. Д. «КiberСтудия для детей» проекты белән бәйгедә лаеклы рәвештә II урынга ия булды. 

6 декабрь көнне «Яшьләр белән эш буенча иң яхшы китапханә проекты» республика һөнәри бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды («Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУ). Җиңүчеләр арасында «Комикс-Лаборатория» мәдәни-агарту проекты белән шәһәр үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге коллективы да бар.

Бәйгеләрдә җиңүчеләрне лаеклы уңышлары белән котлыйбыз, яңа казанышлар, илһам һәм уңышлар телибез! Яңа максатлар куеп, үз хыялыгызга ирешү өчен алга кыю атлагыз!

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: