Хезмәттәшләребезне һөнәри бәйгедә җиңүләре белән котлыйбыз! (18+)

2021 елның 20 маенда «Киләчәкнең яшүсмерләр китапханәсе моделе» китапханә инновацияләре республика бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Аның оештыручысы – «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. 
Бәйге уку культурасын алга җибәрү һәм җирле берләшмәләрнең социокультура үзәкләре буларак китапханәләрнең ролен үстерү максатларында уздырылды. 
Бәйгедә Татарстанның 22 муниципаль оешмасыннан ҮКС китапханәләре белгечләре катнашты. Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының өч белгече эшләре уңай бәяләр алды:

Миронова Дарья Николаевна — методик һәм инновацион эш бүлегенең әйдәп баручы методисты (II урын);
Салихова Рәйсә Данис кызы — автоматлаштыру бүлеге мөдире;
Гыйлметдинова Наилә Баграмовна — шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге мөдире.

Хезмәттәшләребезне казанышлары белән котлыйбыз!
Сезгә тагын да югарырак үрләр, иҗади уңышлар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: