«Нәфис затларыбыз»: утырмалар (18+)

16 март көнне 10 нчы санлы китапханәдә «Наш дом» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Нәфис затларыбыз» дигән язгы утырмалар үтте. Чарада гүзәл затлар адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. 

Кунаклар бик теләп бер-берсе белән аралашты, зур кызыксыну белән китапханә әзерләгән уен һәм бәйгеләрдә катнашты, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, яшьлек җырларын җырладылар. 
Чара күңелле, дустанә рухта үтте һәм чәй өстәле артында тәмамланды. 

 

Поделиться: