«Киң күңелле Май чабулар»: утырмалар (18+)

22 февраль көнне, май чабу атнасында, «Гармония» клубы әгъзалары 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Киң күңелле Май чабулар» дигән утырмаларга җыелды.

Май чабу – иң борынгы һәм күңелле халык бәйрәмнәренең берсе. Май чабу Бөек ураза алдыннан килә һәм пасхага җиде атна кала бәйрәм ителә. Бу вакытта кышны озаталар һәм язны каршылыйлар. Кунаклар әлеге борынгы бәйрәмнең барлыкка килүе, май чабу атнасындагы һәр җиде көннең мәгънәсе турында белде. Май чабу һәм бәйрәм беленнәре турында такмаклар, санамышлар, мәкальләр яңгырады.

Чара клублыларның оста куллары белән пешерелгән беленнәрне авыз итү белән дәвам итте. Каймак һәм төрле кайнатмалар салынган беленнәр – һәркем үзенең махсус рецепты белән сыйлады. Барлык катнашучылар күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алып кайтып китте.

Поделиться: