«Аулак өй» фольклор бәйрәме (6+)
26 октябрь көнне 17 нче балалар китапханәсендә «Аулак өй» фольклор бәйрәме үткәрелде. Аулак өйләрне көз көне кыр эшләре тәмамлангач, кыш айларына кергәндә үткәргәннәр. Ул – кызларның уңганлыкларын күрсәтү урыны да, күңел ачу чарасы да булган. Безнең китапханәдәге бәйрәмдә дә кызлар чигү үрнәкләре белән таныштылар, җеп эрләү серләренә төшенделәр, үзләренең һөнәрләрен дә күрсәттеләр. Ә инде көтмәгәндә әби кайтып кергәч, «аулак өй»гә килүчеләр югалып калганнар иде. Юкка борчылганнар икән, әби аларга үзләре яшь чакта уйнаган күңелле уеннарны өйрәтте, хатирәләрен яңартып сөйләде. Малайлар «Аулак өй»гә килү күренешендә бик теләп катнаштылар. «Йөзек салыш», «Ватык телефон», «Без, без, без идек», «Кем яшеренде» уеннарын бик кызыксынып уйнадылар. Эш сөючән, тырыш татар халкына хөрмәт хисләре тәрбияләү өчен дә уңышлы фольклор бәйрәме булды бу. |